Зәй районының Түбән Биеш авылында янгын сүндерү посты бинасына капиталь ремонт ясыйлар

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Түбән Биеш авылында янгын сүндерү постына капиталь ремонт ясала.

ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, гомуми мәйданы 159 кв.м булган бинаның түбәсен, фасадын, җылыту һәм вентиляция системаларын ремонтлау планлаштырылган. Шулай ук бизәү, электр монтажлау  эшләре башкарылачак, яңа җиһазлар кайтару каралган.

Оператив башкару 18% тан артып китте.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау республика программасына барлыгы 23 объект кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International