Кама Тамагы районының Даныш авылындагы мәдәният йортына капиталь ремонт 62 процентка төгәлләнгән

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы районының Даныш авылында Кооператив урамындагы мәдәният йортына капиталь ремонт ясала.

ТР ГИСУда хәбәр итүләренчә, мәдәният учреждениесенең гомуми мәйданы 217 кв. м булган бер катлы бинасында комплекслы эшләр планлаштырылган. Төзүчеләр бинаның түбәсен, фасадын яңартканнар, тышкы инженерлык челтәрләрен ремонтлаганнар. Хәзер биналарны бизәү, эчке инженерлык челтәрләрен алыштыру бара. Программа буенча шулай ук территорияне төзекләндерәчәкләр. Оператив әзерлек 62% тәшкил итә.

Ремонтланган мәдәният йортында 50 урынлык тамаша залы, сәхнә, грим бүлмәсе, китапханә, кабинет, холл урнашачак. Биналарда яңа җиһазлар урнаштырылачак.

Бина өстәмә ихтыяҗлы кешеләр өчен уңайлы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International