Әлмәттә «Сабый» балалар бакчасына капиталь ремонт башланды

2026 елның 10 апреле, җомга

Әлмәттә төзүчеләр 23 нче номерлы катнаш төрдәге «Сабый» балалар бакчасының ике катлы бинасына капиталь ремонт ясауга кереште.

Программа буенча биредә беренче катны һәм түбәне ремонтлау планлаштырылган.

ТР ГИСУда хәбәр итүләренчә, төзүчеләр сүтү, электромонтаж һәм штукатур эшләрен башкара, идәнгә стяжка ясый, җылыту системасын яңарта. Финанслау суммасы 34,7 млн сум тәшкил итә.  Хәзерге вакытка объектның әзерлеге 17% ка җиткән.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанның 13 муниципаль районында 23 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International