ТР Төзелеш министрлыгында «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләр берлеге» эш бирүчеләрнең төбәк тармак берләшмәсенең йомгаклау җыелышы узды. Анда профсоюз оешмалары вәкилләре, ТКХ предприятиеләре җитәкчеләре һәм тармак белгечләре катнашты.
Катнашучылар берләшмәнең 2025 ел нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип таныды.
Шулай ук 2026 елга планнарга, предприятиеләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, торак-коммуналь тармак өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерү һәм белгечләрнең һөнәри әзерлеге дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә дә игътибар бирелде.
Җыелыш кысаларында 2025 елда хезмәт иминлеген саклау эшен иң яхшы оештыруга республика конкурсына йомгак ясалды. Коммуналь энергетика һәм суүткәргеч-канализация хуҗалыгы предприятиеләре арасында Казанның «Водоканал» МУП җиңүче дип танылды, 2 нче урында – «Казэнерго» АҖ һәм 3 нче урында – «Әлмәт-Водоканал» АҖ.
Төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмалары арасында – Казанның «Горводзеленхоз» МУП, Торак хуҗалыгы предприятиеләре арасында Түбән Каманың «УЮТ-НК» ҖЧҖ лидер булды.
Александра Шаянова