Чистайда 67 нче янгын-коткару часте бинасы ремонтлана.
Төзүчеләр тәрәзәләрне алыштырды, парапет плитәләрен сүтү эшләрен башкара, түбә һәм кирпеч кладкасын ремонтлауны башлады.
Эшләр гомуми мәйданы 1148 кв.м булган объектта алып барыла. Хәзерге вакытта башкару дәрәҗәсе 42% тәшкил итә.
Чистайдагы янгын-коткару часте Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән 23 объектның берсе булып тора.
Фото ГИСУ РТ