Яшьләр сәясәте тармагында 1,435 млрд сум күләмендә 23 объектны ремонтлау планлаштырыла.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Республика программалары кысаларында 22 объект ремонтланачак. Шул исәптән 8 балалар сәламәтләндерү лагере, 3 яшүсмерләр клубы, 5 психолого-педагогик ярдәм үзәге һәм 6 яшьләр үзәге. Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәрендәге «Заман» яшьләр үзәге «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль программасына, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында кертелгән.
22 объект буенча дәүләт контрактлары төзелгән. Түбән Камадагы «Ковер» яшьләр инициативалары үзәге буенча контракт төзү май аена планлаштырылган.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, төзүчеләр Краснодар краеның Анапа шәһәрендәге «Приазовец» һәм Яшел Үзән районындагы «Хыял» балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь ремонт эшләрен тәмамлаган.