Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләре 500дән артык нарат һәм чыршы үсентесе утыртты

2026 елның 25 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләре традицион рәвештә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.

Акция Лаеш районы Матюшино урманчылыгы участогында, Комлы Кавал бистәсе янында узды.

0,2 гектар мәйданда хезмәткәрләр 500дән артык гади нарат һәм Европа чыршысы үсентесе утыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International