Республика программасы буенча Минзәләдә «Алтынчәч» балалар бакчасы яңартылачак

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Минзәләдә «Алтынчәч» 2 нче балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт дәвам итә.

Проект буенча мәктәпкәчә учреждениенең ике катлы бинасында тулы бер комплекслы эшләр каралган: түбә, фасад, җылыту һәм вентиляция системаларын ремонтлау, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру, биналарны бизәү, яңа җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру. Шулай ук балалар бакчасы территориясе дә төзекләндереләчәк. Төзүчеләр объектның әзерлеген 66% ка җиткәннәр.

Минзәләдә гомуми мәйданы 1681 кв. м булган «Алтынчәч» балалар бакчасы 1996 елда төзелгән. Монда капиталь ремонт республика программасы ярдәмендә мөмкин булды.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International