Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 65% ка башкарылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.