Бүген КДАТУда ТР төзелеш комплексы белгечләре өчен Квалификация күтәрү укыту-методик үзәк ачылды

2013 елның 27 декабре, җомга
КДАСУ кампусы территориясендә ачылган үзәк дәресләр үткәрү өчен заманча техника белән җиһазландырылган. Үзәк эчендә заманча материал һәм технологияләргә багышланган һәрдаим эшләүче күргәзмә оештырылган, төзелештә хезмәт саклау буенча стендлар урнашкан.Үзәк ачылышы тантанасында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин дә катнашты.

Төзүчеләрне һәм төзелеш белгечләрен профессиональ яктан бертуктаусыз әзерләү КДАТУда 2005 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Моңарча дәресләр университетның укыту аудиторияләрендә үткәрелгән. Яңа ачылган үзәктә 80гә кадәр белгеч уңайлы шартларда үз белемен күтәрә алачак. Ел саен университет нигезендә 2500гә якын түзелеш белгечләре переаттестация үтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International