Татарстан республикасының төзелеш һәм проект оешмалары, төзелеш материаллары һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчелеге игътибарына!

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
2014 елның 14 гыйнварында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татарстан Республикасы төзелешендә, төзелеш материалларые җитештерүдә һәм торак-коммуналь хуҗалыгында профессиональ квалификация үсешенең тармак системасы" дип исемләнгән бушлай семинар узачак.

Семинарда катнашу өчен Татарстан республикасының төзелеш һәм проект оешмалары, төзелеш материаллары һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләре һәм аларның кадр сораулары буенча эшләүче урынбасарлары чакырыла.

Семинар үткәрүнең максаты: квалификацияле профессиональ кадрларның тармак инновацияле базарын булдыруда эш бирүчеләр, профессиональ оешмалар һәм уку программаларын йөртүчеләр арасында хезмәттәлек оештыру.

Семинарның тематикасы:

- профессиональ стандартлар (алгоритмны эшкәртү, раслау һәм гамәлгә кертү);
- профессиональ стандартлар нигезендә модульле уку программалары, тармак белем бирү оешмалары укытучыларын яңадан әзерләү;
- тармак профессиональ квалификацияләрне бәяләү һәм сертификацияләү системасы;
- тармак эксперт-методик профессиональ квалификацияләр үсеше үзәге;
- "Квалификацияле осталарның тармак биржасы" дип исемләнгән мәгълүмати-технологик портал.

Семинар Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 10 йорт, 312 аудитория адресы буенча 10:00 сәгаттә башланачак, катнашучыларны теркәү 9:30 башлана. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International