Ирек Фәйзуллин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2014 елга планнар кору киңәшмәсендә катнашты

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елда эшчәнлек нәтиҗәләрен билгеләү һәм 2014 елга планнар кору киңәшмәсендә катнашты. Чара ТР Фәннәр академиясендә узды.

2013 елда ТР Төзелеш министрлыгы ФАП һәм ПАБлар төзелеше һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программаларын ашыруда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәшлек итте.

Коллегия эшчәнлегендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика башлыгы министрлыкның авылларда беренчел медицина ярдәме күрсәтүче пунктларны модернизацияләү буенча уңай эшчәнлеген хуплады һәм әлеге эшнең шәһәр шартларында да зур кирәклеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче белгечләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм яңа елда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International