Төзелеш министрлыгында балалар бакчаларын модернизацияләү сорауларын тикшерделәр

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2013-2014 елларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен модернизацияләү программаларын үтәү буенча киңәшмә узды. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде.

Чарада шулай ук ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, "Главинвестстрой" ДКУ, "татинвестгражданпроект" ДУП вәкилләре һәм Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында программа ашырылуының көн кадагында торган мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International