Ирек Фәйзуллин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгак коллегиясендә катнашты

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгак коллегиясе утырышында катнашты. Чара барышында Урман хуҗалыгы министрлыгының 2013 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2014 елга планнар корылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республика башлыгы, коллегия нәтиҗәләрен чыгарганда, республика урманчыларының зур хезмәт күрсәүен искәртте һәм ирешкән тәҗрибәне урман хуҗалыгының төрле юнәлешләрендә кулланырга киңәш итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International