Чүпрәле районында берничә объект төзелеше планлаштырылган

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2013 елда нигезе  ясалган һәм беркүпме күләмдә төзелеш эшләре башкарылган хезмәтләрнең дә шаһиты булды чүпрәлеләр. 2014 елда инде бу биналар халыкка хезмәт итә башлаячак. Болар–Иске Чүпрәле авылында 80 балага исәпләнгән, Татар Саплыгы авылында  50 балага исәпләнгән балалар бакчалары. Шулай ук Яңа Уби авылында башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә астына берләштерәчәк бина төзелеше дә 2014 елда төгәлләнәчәк. Бу күпфункцияле үзәк август ахырларында файдалануга тапшырылырга тиеш.

 

Күпфатирлы йортлар тирәсендә, Көньяк урамында универсаль спорт корылмаларының да файдаланылуга тапшырылуын күпләр, бигрәк тә балалар, түземсезлек белән көтә.

 

2014 елда Кече Чынлы авылында ветеринар дәвалау бинасы да төзеләчәк.

 

Яңа Чокалы, Алешкин-Саплык, Чуваш Чүпрәлесе авыллары мәдәният йортларында, Башкарма комитет бинасында башланган төзекләндерүләр дә 2014 елда төгәлләнәчәк.

2014 ел әле башланды гына. Елның, халык мәнфәгатен кайгырткан күркәм эшләрне башкарырлык, уңышлы булуын телик. Басу-кырларыбызда күкрәп икмәк үссен, халкыбыз исән-имин яшәсен, һәрбер йортта тынычлык, муллык хөкем сөрсен, балаларыбыз әти-әни дияргә тилмермәсен! Шулай һәм бердәм яшәгәндә генә яңа биналар да сафка басар, ил-йортыбызда яшәве дә күңелле булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International