ТР Чирмешән районында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
ТР Чирмешән муниципаль районы Аккирәй авылында капиталь ремонттан соң "Аленушка" балалар бакчасы ачылды.

Бинада тулысынча түбәне, тәрәзә рамнарын, ишекләрне алыштырдылар, инженер коммуникацияләрен яңарттылар. 3 млн.200 меңлек күләмле эш башкарылды. Район җитәкчелеге ярдәме белән балалар бакчасында мебель җиһазлары алышынды.

"Аленушка" балалр бакчасының ике төркемендә 43 бала тәрбияләнә, аларның белән балалар бакчасының 9 хезмәткәре эшли.

Барлыгы авылда мәктәпкәчә яшьтәге 69 бала яши, шул исәптән 13 быел беренче сыйныфка барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International