Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясендә иң актив катнаштылар.
Министрлык өчен Лаеш районының Матюшино кишәрлек урманчылыгында Вороновка авылы янында 0,6 гектар мәйданда кишәрлек бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә безнең хезмәттәшләребез гади чыршының 800дән артык үсентесен утырттылар.