Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясендә иң актив катнаштылар.
Министрлык өчен Лаеш районының Матюшино кишәрлек урманчылыгында Вороновка авылы янында 0,6 гектар мәйданда кишәрлек бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә безнең хезмәттәшләребез гади чыршының 800дән артык үсентесен утырттылар.
Быел табигатьне саклау акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Татарстанда ул 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр 320 мәйданчыкта уза, 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.
«Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.