Татарстанның Алексеевск районында Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы бинасына капиталь ремонт ясалган.
Капремонт барышында түбә ябу эшләре башкарылган, керү урыны, цоколь, отмосткалар ремонтланган. Шулай ук бюветлы чишмә павильоны һәм фонтан төзекләндерелгән. Җәяүлеләр сукмаклары һәм 360 баскычтан торган металл баскыч яңартылган.