Төзүчеләр Биләр музей-тыюлыгына капиталь ремонт ясаганнар

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Татарстанның Алексеевск районында Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы бинасына капиталь ремонт ясалган.

Капремонт барышында түбә ябу эшләре башкарылган, керү урыны, цоколь, отмосткалар ремонтланган. Шулай ук бюветлы чишмә павильоны һәм фонтан төзекләндерелгән. Җәяүлеләр сукмаклары һәм 360 баскычтан торган металл баскыч яңартылган.

Исегезгә төшерәбез, гомуми мәйданы 2424 га булган Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгына 1992 елда нигез салынган. Аның составына тарих-археология һәм тарих-этнография музейлары, табигый-ландшафт һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләр, танылган химик-органик А.М.Бутлеровның часовня-зираты, академик А.Е.Арбузовның музей-йорты, «Изге чишмә» архитектура-культ комплексы, шулай ук Биләр, Балынгуз, Горки һәм Николаев-Баран шәһәрлекләре керә.

ТР ГИСУ фотосурәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International