2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны сайлау өчен Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашучылар саны буенча Татарстан алдына куелган бурычка ирешелде: 5 нче июньгә булган мәгълүматларга караганда, план буенча 405 000 булганда республикада яшәүче 421 764 кеше үз фикерен белдерде.
Мондый мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«2027 елга территорияләрне төзекләндерү программалары объектлары исемлеген төзегәндә җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирү нәтиҗәләре исәпкә алыначак», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Республиканың теләсә кайсы районында бер җәмәгать урынын сайларга мөмкин zagorodsreda.gosuslugi.ru.
Тавыш бирү өчен республикада яшәүчеләргә һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 178 җәмәгать урыны тәкъдим ителде. Исемлеккә шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча 20 объект кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Фотода: Азнакай шәһәрендә Раувел Ишкаев исемендәге паркның беренче чиратын төзекләндерү