Мамадыш районының Кызылтау авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясау дәвам итә

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Мамадыш районының Кызылтау авылында 2025 елда башланган 1993 елда төзелгән ике катлы мәдәният йортына капиталь ремонт дәвам итә. Объект «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.

Узган ел төзүчеләр түбәне ремонтлаганн, ишекләр һәм тәрәзәләр куйганнар.

Быел тамаша залы сүтелгән – монда яңа иркен сәхнә урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук, электромонтаж эшләренә, фасадны бизәү һәм яңартуга керештеләр. Финанслауның гомуми суммасы 60,7 млн сумнан артып китә.

Бинаның әзерлеге 43% ка җиткән.

Элегрәк Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, төрле программалар буенча Татарстанда 38 мәдәният объектын ремонтлау каралган, гомуми суммасы 1,780 млрд сумнан артык. Аерым алганда, «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына 6 авыл мәдәният йорты, 5 китапханә, 3 музей, 2 театр һәм 2 балалар сәнгать мәктәбе кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International