2026 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Татарстанның җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча 2026 елга планнар турында сөйләде.