Апрель башында Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы уңаеннан төзелеш эшләре башланачак

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

2026 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен килештерү бурычы уңышлы тәмамланды. Киләсе этап – халык белән булачак очрашуларга төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләү. Хәзерге вакытта барлык 560 схема кураторларга тикшерүгә җибәрелгән. Схемаларны тикшерергә, кисәтүләрне бетерергә һәм 27 мартка кадәр кабул итәргә кирәк.

Төзекләндерүнең йомгаклау схемалары халыкка төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан тәкъдир ителә. Республикада төзелеш эшләре апрель башында башланачак.

Ишегалларында эшләрне бер үк вакытта башкарачак ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалардан барлык мәгълүматлар алынды. Алга таба юл эшләрен һәм программа буенча тышкы яктырту эшләрен башкару графигын формалаштырырга мөмкин. Кайбер районнар бу эшне төгәлләделәр инде. Барлык графикларны әзерләп бетерүнең соңгы көне – 27 март.  Әлеге графикларга балалар өчен һәм урам җиһазлары белән тәэмин итә торган оешмалар һәм җитештерүчеләр таяна.

Балалар өчен һәм урам, спорт җиһазларын җитештерү көчәя бара. Апрель башында «Татлизинг»та барлык җитештерүчеләр белән хисап киңәшмәсе уздырылачак, шулай ук җитештерү планы нигезендә белдерелгән күләмнәрне раслау өчен кураторларның производствога контроль чыгулары башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International