«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» XXIII республика конкурсы тәмамланды.
Казан Ратушасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы һәм 2025 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.