Казан Ратушасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы һәм 2025 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Быел конкурска 230 оешма һәм халык һөнәрчелеге осталарыннан 468 төр продукция һәм хезмәт күрсәтелгән.
Бүләкләү тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты. Ул «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр» номинациясендә җиңүчеләрне котлады.
Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, җитештерү-техник билгеләнештәге продукция җитештерүче предприятиеләр сәнәгатьнең нигезе булып тора.
«Җитештерү процесслары бик мөһим, чөнки алар эчке тулаем продукт формалаштырып, эш урыннары белән тәэмин итеп һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәреп, икътисадның нигезен булдыралар, – диде Илшат Гыймаев. – Үз чиратында предприятиеләрнең нәтиҗәлелеге республиканың конкурентлыкка сәләтлелегенә һәм аның социаль иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый».
«Татарстан ЦСМ» ФБУ фотосы