ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

“Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать төбәк үзәге контроле” экспертлары "Мәгълүматлы кулланучы мәктәбе" проект кысаларында семинар уздырдылар. Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды: күп фатирлы йортның советы; индивидуаль исәпкә алу приборларын урнаштыру, хезмәт, тәртип, исәп-хисап, күрсәткечләре контроле; торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанциясен ничек тикшерергә; нәрсә ул күп фатирлы йортның гомуми милкене, аны ничек нәтиҗәле кулланырга; күп фатирлы йорт идарәсе килешүен ничек дөрес  итеп төзергә һәм башка мәсьәләләр. Тулырак мәгълүматны алырга була сайтында http://obcontrolrt.ru/obuchenie яки телефон аша: +7(843)236-29-97.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Кече шәһәрләр парклары” партпроекты алдында торган төп бурыч – аны гамәлгә ашурда уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, минималь эш күләмен билгеләү. Шул хакта бүген партия проекты иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2017 елның июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан "Базарлы Матак ав. идарәче компаниясе" ҖЧҖ (2017 елның маенда башланды) һәм "Спас районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелде, шулай ук Нурлат шәһәрендә "Уют" ИК ҖЧҖ һәм "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелә (хәзерге вакытта үткәрелә, әле төгәлләнмәгән).

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәр итә, Казан шәһәре М - 14 мкр 3-4 номерлы йорт буенча ярашу турында бәяләмәсе алынган. Хәзерге вакытта файдалануга тапшыру актын рәсмиләштерү эшләре бара.

Шәһәр һәм авыл муниципаль берәмлекләренең яңаларын проектлауга һәм гамәлдә булганнарын үзгәртеп коруга карата актуальләштерелгән таләпләр -  "Шәһәр төзелеше. Шәһәр һәм авыл җирлекләрен планлаштыру һәм төзү" (СП 42.13330.2016) кагыйдәләр җыелмасы үз көченә керде.  Бу хакта 6 июльдә Мәскәү урбанистлар форумы кысаларында журналистларга Россия Министры Михаил Мень хәбәр итте.

Бүген MUF 2017 рәсми ачылу тантанасы узды. Форум 2011 елдан инде ел саен үткәрелә. MOSCOW URBAN FORUM —  глобаль мегаполисларның үсеше күренешләренә багышланган эре халыкара конгресс. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Владимир Кудряшев,Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар катнашты.  

Җиденче MUF темасы “Агломерацияләр эпохасы. Дөньяның яңа картасы” глобаль мегаполислар үсеше, аларның янындагы территорияләргә йогынтысы һәм глобаль икътисадының агломерациональ үсешенең билгеләү мәгънәсе турында диалог ясый.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Зәй шәһәренең Жуков урамы буенча 7 санлы торак йортта яшәүчеләрнең йортның гомуми ихтыяҗлары өчен кайнар, салкын су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү хезмәтләренә исәпләнгән түләү белән килешмәүләре турында күмәк мөрәҗәгатен карау буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе үткәргән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Доверие" ТМШ идарәче оешмасы Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турында кодексының 2.11 статьясы ("күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы законнарындагы таләпләрнең үтәлмәве") һәм җәмәгать суды карары нигезендә 40 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Зәй шәһәренең Жуков урамы буенча 7 санлы торак йортта яшәүчеләрнең йортның гомуми ихтыяҗлары өчен кайнар, салкын су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү хезмәтләренә исәпләнгән түләү белән килешмәүләре турында күмәк мөрәҗәгатен карау буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе үткәргән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Доверие" ТМШ идарәче оешмасы Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турында кодексының 2.11 статьясы ("күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы законнарындагы таләпләрнең үтәлмәве") һәм җәмәгать суды карары нигезендә 40 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә җитешсезлекләр бетерелде, элек хисапланган түләүләр законнардагы таләпләргә туры китерелде: йортта яшәүчеләр файдасына йортның гомуми ихтыяҗлары өчен коммуналь хезмәтләргә гомуми 28136 сум күләмендә түләүләр яңадан хисапланды.

2017 елның 22 июненнән узган, дүртенче Бөтенрәсәй хезмәтне саклау өлкәсендә белгечләр съездында, "Осталык һәм куркынычсызлык 2016" Бөтенрәсәй конкурсының нәтиҗәләре ясалды. Әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча " хезмәткәрләренең саны 100 кеше оешмаларның хезмәтне саклау иң яхшы белгече " номинациясендә беренче урын "ЮИТ Казань" компаниясе хезмәтне саклау хезмәте җитәкчесе Гарифуллина Эльвира Айрат кызына бирелде. Исегезгә төшерәбез, бу Рәсәйдә һөнәри рейтингларының иң дәрәҗәлесе, аңарга кертелү – белгечнең югары квалификациясен һәм һөнәри хезмәт функцияләрен, шәхес сыйфатларын һәм аның һөнәри мохиттә абруен башкару нәтиҗәлелеген күрсәткече.

Төзелеш - җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылуы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International