Татарстанның Тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында берничә проект хупланды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.
2017 елның 29 июнендә Балтач районы Бурбаш авылында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Барлыгы 2013 елдан башлап Балтач муниципаль районы территориясендә 13 универсаль спорт мәйданчыклары төзелде. 2017 елда Бурбаш авылында, Балтач шәһәр тибындагы поселогында, Урта Кушкет авылында өч объект гамәлгә ашырылган.
Бүген Казанның Рәхмәтуллин – Кави Нәҗми – Профсоюз – Муса Җәлил урамнары чикләрендәге тарихи кварталын реставрацияләү проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.
Чаллы шәһәренең Ш.Усманов урамы буенча 129 номерлы күпфатирлы торак йортта 310 номерлы фатирда яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе "торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре", шулай ук "халыкны коммуналь хезмәтләре белән тәэмин итү нормативлары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: 310 номерлы фатирның барлык бүлмәләрендә, баскыч мәйданчыклары стеналарында һәм 20нче подъездның катлар арасындагы электр щитында су басудан калган дым эзләре, шулай ук фатир эчендә электр чыбыкларының зыян килгән өлешләре ачыкланды.Тикшерү нәтиҗәсендә, РФ КоАП 7.22 ст. буенча 40 000 сум күләмендә штраф салынып һәм РФ КоАП 7.23 ст. буенча 5 000 сум күләмендә штраф салынып, "Камстройсервис" ТЭИ" ҖЧҖ юридик затына карата административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде. Шулай ук ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов "Сен-Гобен" БДБ генераль директоры Эрван Дюпюи белән очрашты. Бу чараны уздыру идеясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Сен – Гобен" БДБ генераль директоры урынбасары Эрван Дюпюиның Петербург халыкара икътисадый форумында очрашу барышында туды. Чараны ачып, Владимир Кудряшев очрашуның мөһимлеген, аның Татарстанның бөтен төзелеш тармагы өчен, шул исәптән кадрлар әзерләү өлешендә, әһәмиятен билгеләде. Төрле өлкәләреннән белгечләр инновацион төзелеш материаллары һәм компаниянең алдынгы карарлары белән таныша ала. "Без "Сен-Гобен" компаниясенең төзелеш өлкәсенә, үсешенә, шул исәптән, Татарстанның да, йогынты ясый ала торган, алдынгы технологияләр һәм комплекслы чишелешләр кертү буенча инициативасын хуплыйбыз, шулай ук Алабуга икътисади зонасы үсешенә зур өлеш керткәнен югары бәялибез ",- дип билгеләп үтте ул.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәр итә, "Салават Күпере" ТКнда 10-7 номерлы торак йорт төзелүе тәмамланды. Йорт төзүчесе булып "ГрейтСтрой" ҖЧҖ компаниясе тора. Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе ТР дәүләт төзелеш тикшерү Инспекциясенә ТМЭ тәмамлану турында хәбәрнамә җибәргән. Шулай ук хәбәр итәбез, "Салават Күпере" ТКндагы 11-4 номерлы йортның (төзүче булып "Казан" Идел буе төзелеш оешмасы" ЧҖҖ тора) төзү-монтаж эшләре тулысынча тәмамлау стадиясендә урнашкан. Бу атнада объектның әзерлеген тикшерү буенча Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе комиссиясе узачак, аның нәтиҗәләре буенча ТР дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясенә хәбәрнамә юнәлешү турында карар кабул ителәчәк.
Казан шәһәре торак инспекциясенә (алга таба – КШТИ) Казан шәһәренең Энергетиклар урамы буенча 4 номерлы торак йортта яшәүче Казан ш. Энергетиклар ур. буенча 4 номерлы торак йортның 103 фатиры рөхсәт документларыннан башка гына законсыз үзгәртеп планлаштырылу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте, бу исә күпфатирлы торак йортның җимерелү куркынычын барлыкка китерергә мөмкин. Мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатен карау барышында, аның мөрәҗәгатендә бәян ителгән фактларны тикшерү һәм административ хокук бозу очрагын чикләү өчен, КШТИ, ирекле тәртиптә торак бинага кертү таләбе белән, милекчегә берничә мәртәбә хәбәрләмәләр җибәрде. Ләкин торак бина милекчесе фатирына керү мөмкинлеген тудырмады, шуңа бәйле рәвештә КШТИ Казан шәһәренең Мәскәү районы судына Энергетиклар урамы буенча 4 номерлы торак йортта 103 номерлы торак бинага керү мөмкинлеген тудыру турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре Мәскәү районы суды дәгъваны канәгатьләндерде һәм торак бина милекчесенә инспекторлык тикшерүен үткәрү өчен КШТИ хезмәткәрләренә бинага керү мөмкинлеген тудырырга мәҗбүр итте.
2017 елның 1 июленнән башлап Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы территорияне планлаштыру буенча документлар исемлегеннән төшереп калдырыла һәм хәзер мәгълүмати документ (өземтә) булып санала.
Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча барлык мунициципаль районнарның 996 объектының 923ендә эшләр бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.