ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов "Сен-Гобен" БДБ генераль директоры Эрван Дюпюи белән очрашты. Бу чараны уздыру идеясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Сен – Гобен" БДБ генераль директоры урынбасары Эрван Дюпюиның Петербург халыкара икътисадый форумында очрашу барышында туды. Чараны ачып, Владимир Кудряшев очрашуның мөһимлеген, аның Татарстанның бөтен төзелеш тармагы өчен, шул исәптән кадрлар әзерләү өлешендә, әһәмиятен билгеләде. Төрле өлкәләреннән белгечләр инновацион төзелеш материаллары һәм компаниянең алдынгы карарлары белән таныша ала. "Без "Сен-Гобен" компаниясенең төзелеш өлкәсенә, үсешенә, шул исәптән, Татарстанның да, йогынты ясый ала торган, алдынгы технологияләр һәм комплекслы чишелешләр кертү буенча инициативасын хуплыйбыз, шулай ук Алабуга икътисади зонасы үсешенә зур өлеш керткәнен югары бәялибез ",- дип билгеләп үтте ул.