Казан шәһәре торак инспекциясе Казан шәһәренең Энергетиклар урамы буенча 4 номерлы торак йортта 103 номерлы торак бинага керү мөмкинлеген тәэмин итү турында дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә (алга таба – КШТИ) Казан шәһәренең Энергетиклар урамы буенча 4 номерлы торак йортта яшәүче Казан ш. Энергетиклар ур. буенча 4 номерлы торак йортның 103 фатиры рөхсәт документларыннан башка гына законсыз үзгәртеп планлаштырылу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте, бу исә күпфатирлы торак йортның җимерелү куркынычын барлыкка китерергә мөмкин. Мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатен карау барышында, аның мөрәҗәгатендә бәян ителгән фактларны тикшерү һәм административ хокук бозу очрагын чикләү өчен, КШТИ, ирекле тәртиптә торак бинага кертү таләбе белән, милекчегә берничә мәртәбә хәбәрләмәләр җибәрде. Ләкин торак бина милекчесе фатирына керү мөмкинлеген тудырмады, шуңа бәйле рәвештә КШТИ Казан шәһәренең Мәскәү районы судына Энергетиклар урамы буенча 4 номерлы торак йортта 103 номерлы торак бинага керү мөмкинлеген тудыру турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре Мәскәү районы суды дәгъваны канәгатьләндерде һәм торак бина милекчесенә инспекторлык тикшерүен үткәрү өчен КШТИ хезмәткәрләренә бинага керү мөмкинлеген тудырырга мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International