ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

20 октябрь көнне Илмәттә фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу авылның барлык халкы өчен озак көттергән һәм үтә мөһим вакыйгага әйләнде. Бүгенге көндә монда 337 кеше яши. Җирлек күләме һичшиксез медицина пункты булуны таләп итә. Иске ФАП бу максатлар өчен яраклаштырылмаган бинада эшләп килә. Анда су белән тәэмин ителеш тә, канализация дә булмый. 

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Буа районы түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л. А. Әхмәтҗанова. катнашты.

Татарстан Минстрлыгында "Проект документларының экспертиза үткәрү процедурасы һәм электрон формада инженерлык эзләнүнең нәтиҗәләре. Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологиясен кертү" темасы буенча семинар-киңәшмә уздырдылар.

Бөгелмәдә ятим балалар өчен йортны ел ахырында тапшырырга планлаштыралар. Объектның төзелеш барышы белән  шәһәргә килгән вакыт ТРның Премьер-Министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев танышты.

Ютазы муниципаль районында 2016-2017 елларда 142 күпфатирлы йортны (3191 фатир) һәм шәхси сектордагы 250 йортны шәхсән җылыту системасына күчерү планлаштырыла. 564 күпфатирлы йорт һәм 19 шәхси йорт хуҗаларыннан гаризалар тапшырылган. Эшләр 7 күпфатирлы йортта (82 фатирда) алып барыла. 2016 елның 26 октябренә карата монтажлау эшләре 3 күпфатирлы йортта (58 фатирда) тәмамланган.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Татарстанның төбәк иҗтимагый контроль үзәге 2017 елда республиканың торак фондына хезмәт күрсәтүче идарә компанияләре рейтингын бастырып чыгарырга әзерләнә.

Якын киләчәктә Төбәк Үзәге республиканың бишенче сыйныфлары өчен коммуналь өлкәсендә юридик белемнең нигезен буенча махсус укыту программасын кертергә ниятли.

Казанда ОАО "Казан ярминкәсе" территориясендә 2016-нче елның 23-25 ноябрьдә 7-нче конгрессы һәм "Чиста су" исемле махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тикшерү уздыра торган районнарда 2016 нчы елда капиталь ремонт буенча  кыска вакытлы программаны тормышка ашыру кысаларында 122 күпфатирлы йорт, шул исәптән: Зәй муниципаль берәмлегендә  – 13 йорт, Түбән Кама муниципаль берәмлегендә  – 106 йорт, Яңа Чишмә муниципаль берәмлегендә 3 йорт төзекләндерелде.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 25 октябрьдә КГАСУда "Бик каты түземле цемент бетонлары: технологиясе, конструкцияләре, икътисады" исемле I Халыкара фәнни-техник конференциясе ачылды .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International