Илмәттә яңа ФАП ачылды

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрь көнне Илмәттә фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу авылның барлык халкы өчен озак көттергән һәм үтә мөһим вакыйгага әйләнде. Бүгенге көндә монда 337 кеше яши. Җирлек күләме һичшиксез медицина пункты булуны таләп итә. Иске ФАП бу максатлар өчен яраклаштырылмаган бинада эшләп килә. Анда су белән тәэмин ителеш тә, канализация дә булмый. Илмәт авылында фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасын ачу тантанасында катнашу өчен, АМР башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина килде. Район башлыгы исеменнән ул авыл халкын яңа медицина пунктлы булулары белән котлады һәм аның зарурлыгын ассызыклап әйтте. Бу – Алабуга районында исәбе буенча инде 28нче пункт. “Күпләр шәһәргә барырга яратмый, ә хәзер квалификацияле медицина ярдәмен туган авылдан читкә китмичә генә дә алырга мөмкин булачак”,- диде Зөлфия Сөнгатуллина. Илмәтлеләрне бу көнне авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Мингалиева һәм авылда яшәүче Сәкинә Шакирова да котлады. Ә АМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Шәфкать Сәффәров фельдшер Гөлфия Хәбибуллинага яңа ФАПның символик ачкычын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International