ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Шәмсенур» паркын ачу тантанасында катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республикада Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Балык Бистәсе районында булды. Район башлыгы Илһам Вәлиев белән бергә Чулман ярындагы яңа паркта, "Сәламәт бул" клубы әгъзалары, районның үзешчән сәнгать коллективлары, җирле рәссамнар, шагыйрьләр, китап сөючеләр һәм спортчылар катнашында узган чараларда булды.
5 сентябрендә Чистайда Яшьләр урамында реконструкциядән соң "Яшьләр" скверы ачылды.
Круглое поле поселогында мәдәният һәм ял паркы ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Алексеевск районында "Березка" балалар бакчасын ачуда катнашты. Аны ТРның Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков озата йөрде.
Сидоровка һәм Комсомольский поселокларында яңа парклар ачылды.
2015 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Хезмәт дәүләт инспекциясе тарафыннан 830 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 17 млн. 305 мең сумлык 497 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

4
сентябрь, 2015 ел
җомга
2015-2016 елларда җылыту чорына әзерлек барышын һәм хезмәт күрсәтелүче торак фондының сыйфатлы торышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән законнар үтәлешен тикшерү  сәбәпле, Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чаллы шәһәре прокуратурасы белән берлектә, “Электротехниклар” ИК ҖЧҖ (Халыклар дусл. пр., 8 й., 9 й.), “Чаллытөзелешремонт” ИО ҖЧҖ (Мәскәү пр., 183 й., Я. Ленинчылар б., 1 й.) идарәсендә булган торак йортларны тикшерде.
Ялкында республика президент программа буенча төзелгән күпфункцияле үзәк ачылды.
Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Мәскәү тармагы Хөкүмәте вәкилләре белән очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International