Яр Чаллыда реконструкциядән соң яңа парклар ачылды

2015 елның 5 сентябре, шимбә
Сидоровка һәм Комсомольский поселокларында яңа парклар ачылды.
Тантаналы чарада ТР Икътисад министры Артем Здунов һәм Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Магдеев катнаштылар.
Парклар республика программа кысаларында реконструкцияләнгән. Яр Чаллыда 9 паркында реконструкция башланды,шулай үк Сидоровка һәм Комсомольский поселокларында да.
Сидоровка паркында бөтен территориясендә түшәлгән таш, велоюллар асфальтланган, якырту монтажланган, юллар, парковка урыннары төзекләндерелгән. Спорт өчен мини-футбол, баксетбол мәйданчыклары төзелгән, парк чәчкәләр белән бизәнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International