ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның гыйнварыннан алып июнь аена кадәр административ хокук бозулар турында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча Алабуга ЗТИ тарафыннан түбәндәгеләр ачыкланды: 237 граждан инспекциягә мөрәҗәгать иткән, 72 граждан җитәкче тарафыннан шәхси кабул ителгән, 149 граждан турыдан-туры АЗТИ һәм 88е ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать иткән.
2015 елда юридик затларны тикшерү турында Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Лениногорск районының Шөгер авылындагы “Хыял-2” ТМШ тикшерелде, гомуми мәйданы 9630,2 м2 булган 6 торак йорт каралды, “Көнчыгыш” ТМШ тикшерелде, гомуми мәйданы 3372,6 м2 булган 3 торак йорт каралды.

20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча ДЧна 190 илдән 2651 спортчы киләчәк. Бу хакта бүгенТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендә Дөнья чемпионатына әзерлек һәм бу чараларны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.Утырышта ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин,министр урынбасары Владимир Кудряшев катнашты.
Жуковский урамы буенча 28А номерлы йортта яшәүчедән Казан шәһәре торак инспекциясенә “Вахитов районы ИК” ҖЧҖнең йорттагы гомуми милекне тиешенчә карап тотмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Чистай шәһәренең Яшьләр урамындагы 21 йорт адресы буенча яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан, РФ Торак кодексы таләпләрен бозып, гражданнарның милегендә булган һәм алар тарафыннан наймга алынган торак биналарның гомуми мәйданын законсыз арттыру очраклары ачыкланды, бу эшләр гомуми файдаланудагы урыннарның (коридорларның) мәйданын кушу хисабына башкарылган. Биналарның мәйданнарын арттыру аркасында гражданнарның ТКХ өчен биналарның гомуми мәйданына бәйле түләүләре дә арткан.
Александровка авылында капиталь ремонттан соң йорт ачылды. Чарада Чистай районы җитәкченең беренче урынбасары Рөстәм Хәмәтов, идарә оешмасы директоры Ф.Н.Хәлиуллин, төп инженер А.Н.Лагунов. Яшьләр ур.,1 йортында торучылар исеменнән төзүчеләргә рәхмәт сүзләре белдерелде.
Менделеев районы җитәкченең җомгасы "Химик" спорт-сәләмәтләндерү комплексында капиталь ремонт башкаруын контроле буенча штабыннан башланды.

18
июль, 2015 ел
шимбә
2016 елда Татарстан Республикасында социаль ипотека буенча 7 мең 738 фатирлы 100 йорт төзү планлаштырыла, инвестицион торак буенча - 6 мең 356 фатирлы 89 йорт. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы төзелеш объектларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2015 елның 1 июленнән 14 июленә кадәр хезмәтне саклау өлкәсендә 83 хокук бозу ачылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Яр Чаллы шәһәрендә дәүләт программаларны тормышка ашыруда ЧҖҖ "КамгэсЗЯБ" заводының 141 сериясен куллану мәсьәләсе буенча техника советы утырышы узды.Утырышны беренче министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Әхмәтшин уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International