ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Министр урынбасары Владимир Кудряшев гомуми укыту учрежденияләрнең биналарын проектлаштыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсенә мәгълүмат әзерләү буенча техника киңәшмәсен үткәрде.

25
июль, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 42 муниципаль районның барлык 999 объектында да башланган. Эшләр 339 күп фатирлы йортта тәмамланган, 43 объектны дәүләт торак инспекциясе кабул иткән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ минситры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


24
июль, 2015 ел
җомга
2015 елгы Федераль Төзүчеләр көнендә  - профессиональ бәйрәм үткәрү кысаларында "СаклауТөзү" Ассоициациясе,Россия Федерациясе Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә, "НОСТРОЙ" Милли төзүчеләр берләшмәсе белән Россия Федерациясе төзелеш комплексның, төзелеш оешмаларның һәм УИО  хезмәтчеләрен Россия Төзелеш министрлыкның бүләгенә Шахмат турнирында 2015 елның 6 август аенда катнашырга чакыра.
Бүген Менделеевск шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча төзелә торган ААҖ "Аммоний" комплексында җибәрү-көйләнү эшләр башкару, башкарма-техника документацияне куллануга тапшыру, төзелеш мәйданчыгында хезмәт саклау, куркынычсызлык техника таләпләрен үтәү мәсьәләләре каралды.

Карелия Республикасы вәкилләре икътисад үсеше министры урынбасары Сергей Алимпиев җитәкчелегендә Татарстанның завод "Казан ДСК"  эре сәнәгать объектына һәм "Якты үзән" торак комплексына  визит ясадылар.

23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗда подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә инженер,транспорт һәм социаль объекталырн төзү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә "Алауга" МИЗ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» проект институты вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында министрның беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә видеоконференция режимында муниципаль районнар белән җылыту периодына әзерләнү буеча икенче утырыш узды.
Яңа Кәшир авылында ветеринар пункты ачылды.Бу елны районда яңа ветеринар пункты төзелә башлачак.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында тезелеш,торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура тармакларның эшчәнлегендә актив катнашкан хезмәтчеләрне бүләкләү узды. Шулай ук чарада "2014 елның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында торак кертү һәм инвестицион күп фатирлы йортлар төзүче иң яхшы муниципаль оешма" һәм "2014 елда Татарстан Республикасының муниципаль оешмаларның халык яши торган пунктлардагы иң яхшы мәдәни объектлар" бәйгеләрнең җиңүчеләрен котладылар.

Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә 2 нче Казан төзәтү  колониясенең (ТК-2) административ корпусында узды. Анда шулай ук Татарстана Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International