ТР Төзелеш министрлыгында җылыту периодына әзерләнү буенча штаб утырышы

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында министрның беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә видеоконференция режимында муниципаль районнар белән җылыту периодына әзерләнү буеча икенче утырыш узды.
2015-2016 елның көз-кыш периодына җылы белән тәэмин итү торган оешмаларның әзерлеге буенча "Түбән кама ҖЭҮ", "Таткоммунэнерго" вәкилләре чыгыш ясады. 
ДТИ мәгълүматы буенча бүген 12053 күп фатирлардан 8350 йортларның үзәкләштерелгән системалары юылды һәм прессланды, әзерлек паспортлары 16749 йорттан 7296 йортта рәсмиләштерелгән.
Җылыту периодына әзерлек:
- социаль-мәдәни сфера объектлары 56,5%
- коммуналь инфраструктура объектлары 61%.
Тулысынча күп фатирлы торак фонды Апас, Мамадыш,Мөслим,Саба һәм Теләче районнарында әзерләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International