ТР Төзелеш министрлыгында бүләкләү тантанасы узды

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында тезелеш,торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура тармакларның эшчәнлегендә актив катнашкан хезмәтчеләрне бүләкләү узды. Шулай ук чарада "2014 елның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында торак кертү һәм инвестицион күп фатирлы йортлар төзүче иң яхшы муниципаль оешма" һәм "2014 елда Татарстан Республикасының муниципаль оешмаларның халык яши торган пунктлардагы иң яхшы мәдәни объектлар" бәйгеләрнең җиңүчеләрен котладылар.
Котлау сүзендә министр Ирек Фәйзуллин республикада күп билгеле вакыйгалар үтүен билгеләде һәм бүләкләүгә кереште.
"Татарстан Республикасының коммуналь оешмаларның берләшмәсе" Директорлар Советы Рәисе Абрек Хайруллин һәм министр киңәшмәчесе Николай Васильев "Данлы хезмәт" медальләре белән бүләкләнделәр.Петр Трофимов "Татарстан Республикасының танылган төзүчесе" исеменә хуҗа булды.
Бәйгеләрдә җиңүчеләргә диломнар бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International