"Алабуга" МИЗда инфраструктура объектлар төзү буенча фикер алыштылар

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗда подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә инженер,транспорт һәм социаль объекталырн төзү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә "Алауга" МИЗ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» проект институты вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә ГПП-4 электр тогын киметә торган подстанциясен төзү хәле каралды. Шулай үк киңәшмәдә арендалы торак комплекс объектларын төзү буенча фикер алыштылар: МИЗ белгечләре өчен торак йорт, укытучылар өчен йорт. иҗтимагый үзәк төзелеше.
ЯАҖ «Камгэсэнергострой» генераль подрядчы һәм субподряд оешмалары төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлыйлар һәм объектларны куллану өчен тапшыруга әзерлиләр.Укытучылар йорты ой җиһазлары һәм көнкүреш техникасы белән комплектлана.Йортны 2015 елның август аенда куллануга тапшырырга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International