ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсен модернизацияләү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләштеләр.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Менделеевск шәһәрендә "Аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче "Аммоний" ААҖ комплексы төзелешендә "УК Татбурнефть" (Әлмәт шәһәре) подрядчысы тарафыннан елга суын чисткартканнан соң тоз  агымын җибәрү өчен гомуми тирәнлеге 1 800 метр тәшкил иткән өч скважина бураулауга эзерлек эшләре алып барыла. 
Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Координация советын булдырдылар. Советны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов җитәкләде.
Хәзерге вакытта каралты түбәсен төзекләндерү, тәрәзә блокларын алыштыру һәм җылы санузеллар булдыру буенча эшләр бара.  
Крым автономия республикасының Министрлар советы рәисе А.Р.Абдуллаев һәм Крымның төзелеш һәм архитектура буенча республика комитеты рәисе А.А.Ляшевский йөзендәге делегация торак, социаль-мәдәни һәм спорт объектлары төзелеше өлкәсендә тәҗрибә алышу максаты белән Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кылдылар. 

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Быел ТР Азнакай районында төзелеш һәм капиталь ремонта буенча дәүләт программалары ашырылачак.
Бүген "Алабугы" махсус икътисад зонасында подряд оешмалар белән зонаның инфраструктура объектлары төзелеш барышын карау буенча киңәшмә узды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев үткәрде.
№ 185-ФЗ Федераль законының 22 маддәсен 3 бүлегенең 19.1 маддәсе буенча, 2013 елда Россия субъектларына коммуналь инфраструктураны яңарту буенча региональ адрес программаларын ашыру турында хисап тапшырылмаганны исәпкә алып, 2014 елның 21 гынйварыннан Фонд идарәсе карары  белән 2013 ел өчен  коммуналь инфраструктураны яңарту буенча региональ адрес программаларын ашыру турында хисап тапшырылмый, дип игълан ителә.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Полимеркомпозит арматураны бетон конструкцияләрендә куллану мөмкинлекләре" темасына багышланган киңәшмә узды, Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш тармагында куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау сорауларына багышланган киңәшмә узды. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International