Крым делегациясе Казандагы төзелеш объектларын карады

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Крым автономия республикасының Министрлар советы рәисе А.Р.Абдуллаев һәм Крымның төзелеш һәм архитектура буенча республика комитеты рәисе А.А.Ляшевский йөзендәге делегация торак, социаль-мәдәни һәм спорт объектлары төзелеше өлкәсендә тәҗрибә алышу максаты белән Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кылдылар. 
Сәфәр барышында крым делегациясе Казан төзелеш объектларын - "Казань Арена" футбол стадионын, Судагы спорт төрләре сараен, Универсиада авылын, торак төзелеше объектларыннан - "Солнечный город" һәм "Казань XXI века" торак комплексларын, "Идея" инновация паркын, "Новая Тура" технопаркын һәм башка объектларны карадылар. Делегациягә объектларны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары АС.Әхмәтшин күрсәтте. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International