ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Татар бистәсе территориясен үстерү һәм “Казан икътисад районы” проектын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Алексей Песошин билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Казанда шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча җитди эш алып барыла.

М14 микрорайонында  1 нче номерлы 255 фатирлы торак йорты буенча файдалануга тапшыру акты алынды. Исегезгә төшерәбез, 8-нче майда яшәүчеләргә фатир карау өчен ачкычлар бирелде.


12
май, 2017 ел
җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Түбән Кама шәһәре прокуратурасы белән берлектә, Түбән Кама муниципаль районындагы идарәче оешмалар тарафыннан идарәлекләрендә булган күпфатирлы йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләренең үтәлешенә карата тикшерүләр үткәрелде. Йортта гомуми милекне (түбәне, чормаларны, баскыч мәйданчыкларын) карап тоту өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча Түбән Кама шәһәре прокуроры тарафыннан «Вокзал» ТКХ ИК ҖЧҖ һәм «Кама» ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компанияләренең вазыйфаи затларына карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының  7.22 статьясы («Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу») буенча административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы карарлары нигезендә югарыда атап үтелгән идарәче компанияләрнең директорлары, гомуми 16 000 сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

«Вокзал» ТКХ ИК ҖЧҖ һәм «Кама» ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компанияләре адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында шәһәр прокуроры тарафыннан йогынты актлары чыгарылды.

2017 елның 11 маена карата Чистай ЗТИ контролендә булган барлык муниципаль районнарда, биш тәүлек дәвамында уртача һава температурасы +8 градустан югары булуы билгеләнү аркасында, 2016-2017 елларда җылыту чорын тәмамлау турында карар кабул ителде.

Әлки районының Салман авылында бу көннәрдә капиталь ремонттан соң авыл җирлеге советының бинасы эшен кузгатты. Административ бинаның яңартуына 1 миллион 128 мең сум бүлеп бирелгән. "Төзүче һәм К" хезмәткәрләре көчләре белән бинаның эчке бизәве ясалган һәм идәннәр алыштырылган. Бүгенге көндә бу объектта территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла.

11 майда ТР Архитекторлар Берлеге конференциясендә яңа рәисе булып ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министр урынбасары  Владимир Кудряшев сайланды. Ул шулай ук Рәсәй Архитекторлар Корылтаенда Татарстаннан делегат булды.

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам ителәр. 160 мең кв. метрга 4 мең 338 килешү имзаланган. Тагын 534 килешүне имзалау көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

9 май көнне "Мамадыш" совхоз бистәсендә "Набережная" урамындагы дүрт йортка 15 гаилә күченде. Алар барысы да "Аренда торагы" программасының катнашучылары. Бәхетле гаиләләрне өй туе белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. "Арендалы фатирларда тормыш өчен барлык кирәкле җиһазлар бар", - дип яңа өйгә күчеп килгән бәхетле яшәүчеләр сөйли. Йорт ишегалды территориясендә балалар мәйданчыклары һәм автомобиль транспортны кую урыннары төзелгән. Мамадыш районында "Аренда торагы" программасы буенча тагын дүрт йорт төзиләр,  шуларның икесен җәй көне файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

2017 елның 25 апрелендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан капиталь ремонт барышын контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру барышында 2017 елгы Программага кертелгән, Алексеевск районы, Ялкын авылы, Зеленая урамы буенча капиталь ремонт эшләре үткәрелүче 78 санлы йорт тикшерелде.


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле ватандашлар!

Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне белән ин ихлас котлауларны кабул итегез!

Илебез тарихында барлык буыннарның хәтерләрендә мәнгегә калачак даталар бар. Шуларның берсе – 1945 елның 9 май көне. Дистәләр уза, тик бу бәйрәм халкыбызның көч рухының, какшамас ныклыгының һәм батырлыгының иң якты таныклыгы булды һәм шулай ук булып кала. Бөек Ватан сугышының фронтларында каһарманнарча көрәшкән, тылда хезмәт иткән, сугыштан соңгы елларда илне торгызган барлык кешенең батырлыгын без һәрвакытта яхшы хөрмәтлибез.

Кадерле ветераннар, сезнең алда баш иябез, һәм бу Бөек көнне Сезнең белән бергә билгеләп үтәргә мөмкинлеге өчен зур рәхмәт Сезгә! Һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм аяз күк йөзе телим!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International