ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2017 ел
шимбә

Бүгенгә Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектәге 996 күп фатирлы йортның 766ында капиталь ремонт башланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


5
май, 2017 ел
җомга

8 нче майда Казан шәһәренең М-14 микрорайонында №1 йортның  яшәүчеләргә ачкычларны тапшыру тантанасы үтәчәк.

Җиңү Көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрылык хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймадиев Азат Гаяз улында кунакта булдылар.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген МИЗ "Алабуга" атналык киңәшмәсендә "Алабуга" МИЗ объектлары төзелешен карау буенча, киңәшмә булды. Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗда подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә АҖ  "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм проект институт "Татинвестгражданпроект" һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрылыгында министр урынбасары Илшат Гимаев рәислегендә универсаль спорт мәйданнары төзү сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре, ГУП «Татинвестгражданпроект», ГКУ «ГИСУ» һәм башкалар катнашты.

 

Бүген Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана булып узды – тыл, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Фатир ачкычын алган 20 ветеран Циолковский урамында яшәячәк.

Тукай районы, Бәтке авылының Яңа урамы буенча 7 номерлы йортта гомуми милекне карап тоту турында милекчедән килгән мөрәҗәгатьне карау барышында Чаллы зонасы торак инспекциясе инспекторы Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: түбәне тикшергәндә түбә япмасын карап тотуда җитешсезлекләр билгеләнде.  Җибәрелгән җитешсезлек очраклары өчен "Доверие" идарәче компаниясе" ҖЧҖ вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча беркетмә төзелде. ТКЗТИ башлыгы карары нигезендә вазыйфаи зат РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендәге административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.  Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Халыкара менеджмент Академиясе һәм Рәсәйнең Ирекле икътисади җәмгыяте ХХ Юбилейлы "Ел менеджеры – 2016" Рәсәй конкурсына йомгаклау ясады.  “Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе” дәүләт автоном учреждениесе конкурсының "Ел төркеме" номинациясендә катнашты.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 елдан башлап 551 тикшерү үткәргән. Хезмәт нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 3 млн. 228 мең сумлык 129 карар чыгарылган. Әлеге күрсәткечләрне ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 


28
апрель, 2017 ел
җомга

Кадерле ватандашлар! Сезне якынлашып килүче 1 Май бәйрәме, Яз һәм Хезмәт Көне белән котлыйм!  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International