Бүген Бөгелмәдә күптән көтелгән тантана булып узды – тыл, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Фатир ачкычын алган 20 ветеран Циолковский урамында яшәячәк. Кадерле ветераннарыбызга яңа фатирдан ачкычлар тапшыру – минем өчен зур горурлык. Исән-сау булыгыз, һәркайсыгының уй-хыяллары тормышка ашсын, барыгызга да шушы нигездә бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын, – диде, ачкычларны хуҗаларына тапшыргач, шәһәр мэры Линар Закиров.
Белешмә:
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы эшли башлаган чордан алып, бүгенге көнгә кадәр җәмгысе 247 Бөгелмә районы ветераны яңа тораклы булды. Җаваплы төзүче – “Строй сервис” ҖЧҖ.