Халыкара менеджмент Академиясе һәм Рәсәйнең Ирекле икътисади җәмгыяте ХХ Юбилейлы "Ел менеджеры – 2016" Рәсәй конкурсына йомгаклау ясады. “Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе” дәүләт автоном учреждениесе конкурсының "Ел төркеме" номинациясендә катнашты. Татарстан Республкасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәйзуллин Ирек Әнвәр улы “Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе” дәүләт автоном учреждениесен бүләкләде. Жюри карары буенча “Ел менеджеры-2016” Рәсәй конкурсының нәтиҗәләре буенча "Ел төркеме" номинациясендә җиңүче билгеләнгән: “Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе” дәүләт автоном учреждениесе.
Башлыгы - Салихов Мәҗит Хазип улы “Ел менеджеры-2016” Рәсәй конкурсының "Ел төркеме" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Башлыгы урынбасары - Зиннәтуллин Тимур Рөстәм улы “Ел менеджеры-2016” Рәсәй конкурсының "Ел төркеме" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Киңәшчесе – Кәримова Любовь Алексей кызы “Ел менеджеры-2016” Рәсәй конкурсының "Ел төркеме" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.