ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

16 апрелендә Татарстан Республикасында "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" #ДОБРЫЙТАТАРСТАН " дигән акция старт алды, аның максаты - безнең республиканың халкын һәм, беренче чиратта, яшьләрен, үзиреклелек хәрәкәте эшчәнлеккә тарту һәм социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыру.

28 апрельдә бәйрәм - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе продукциясен сатып алу мәсьәләсе багышланган киңәшмә үтте.

 

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисе идарәсе рәисе - генераль директоры Константин Цицин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Чистайда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, яңа фатир ачкычларын тантаналы тапшыру үтте. Яңа яшәүчеләр Полющенкова урамында 28/4 номерлы 155 фатирлы биш этажлы йорт күченәчәк, ул файдалануга 2016 елның 30 декабрь көне тапшырылган булган. Йортта уңайлы фатир хуҗалары, элегрәк аварияле йортларда торган 244 кеше (92 гаилә) булды. Торак бинаның мәйданы 5,9 мең кв. м тәшкил итә.

Бүген ТР ДАУ УГЭЦ " Дәүләт экспертизасының баш идарәсе" ФАУ һәм Татарстан төзелеш министрлыгы белән берлектә, “Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм файдалануга кертү” дигән темага төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен семинар-киңәшмә уздырдылар.

2017 елның 1 кварталында БЗТИгә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатсыз булуына кагылышлы 324 мәсьәлә буенча 295 мөрәҗәгать керде, шул исәптән:


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Ирек Фәйзуллин 22-нче халыкара махсуслаштырылган "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсен һәм 14 нче халыкара махсуслаштырылган "Күчемсез милек. Инвестицион мөмкинлекләр. Франчайзинг" күргәзмәсен ачты.

Бүген 22-нче халыкара махсуслаштырылган "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсе ачылышында  " Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәт саклау буенча иң яхшы оешма " конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2017-2018 елларга шәһәр һәм район дәваханәләрен яңарту буенча ике еллык программа старт ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында чираттан тыш узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International