Ирек Фәйзуллин 22-нче "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсе ачу тантанасында катнашты

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген Ирек Фәйзуллин 22-нче халыкара махсуслаштырылган "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсен һәм 14 нче халыкара махсуслаштырылган "Күчемсез милек. Инвестицион мөмкинлекләр. Франчайзинг" күргәзмәсен ачты. Башлык күргәзмәдә катнашучылар стендлары белән танышты да, билгеләп үтте, Татарстан Республикасы төзелеш өлкәсендә иң динамик рәвештә үсүче төбәкләрнең берсе һәм республикабыз төзелеш секторына эре инвесторлар җәлеп итү мөмкинлеген ия. "Татарстанның төзелеш комплексы- куәтле төзелеш сәнәгатенә бай, ул югары интеллектуаль потенциалга һәм югары квалификацияле эшче көчләргә ия, һәм барыннан да элек халкы өчен уңайлы мохит булдырырга тырыша.

Чара кысаларында " Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәт саклау буенча иң яхшы оешма " конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

Төрле номинациядә җиңүчеләр:

- "Арча МСОСЫ " ҖЧҖ;

- "СтройМонтаж-Инжиниринг" ҖЧҖ;

- "Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе " ҖЧҖ;

- "Махсус монтаж оешмасы" "Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе" ҖЧҖ;

- " Түбән кама предприятиесе "Центромонтажавтоматика" ҖЧҖ;

- "ТАТЭЛЕКТРОМОНТАЖ" электромонтаж әйберләре заводы ААҖ.

Әлеге конкурсның оештыру һәм үткәрүендә Арча һәм Әлмәт муниципаль районнары Башкарма комитетлары актив эшләде. Быел күргәзмәдә 100дән артык компанияләр 38 шәһәрдән һәм  22 Россия төбәкләре, һәм Бөекбритания, Германия, Дания, Испания, Италия, Канада, АКШ, Кытай, Төркия, Финляндия, Чехия, АКШ, Көньяк Корея һәм Япония компанияләре вәкиллекләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International