2017 елда Татарстан Республикасында Торак инспециясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектәге капиталь ремонт объекты булган күп фатирлы торак йортларда 1 мең 418 тикшерү түкәргән.
2017 елның 1 кварталында торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләсе буенча гражданнардан 5 мең 577 мөрәҗәгать алынды, бу 2016 елның беренче кварталына караганда 474 мөрәҗәгатькә азрак. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2017 елның 26 апрель көнне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ 22-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә "ВолгаСтройЭкспо" кысаларында " Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм куллану " темасына багышланган төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен семинар-киңәшмә оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Татарстанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.
Буа муниципаль районында республиканың авыл җирлекләре Советлары биналарын капиталь ремонт программасы кысаларында Яңа чәчкап авыл җирлеге Башкарма комитетының бинасын капиталь ремонттан соң ачу тантанасы булды.
Алабугада торак йортларга капиталь ремонт ясау буенча программа тулы куәтенә алып барыла һәм төзүчеләр хәтта графикны узып эшлиләр. Бу хакта ТКХ Департаментында сөйләделәр. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр сүзләре буенча, планлаштырылган 32 йорттан 17сендә эш башланган һәм ул уңышлы дәвам иттерелә, бу йортларда башкарыласы күләмнең инде 50 проценты үтәлгән. Программа кысаларында йорт эче инженерлык системаларына: җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләренә ремонт ясала, түбә һәм йортның алгы өлеше яңартыла.
Мәгълүмат-консультация төркеме, Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районы түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова. катнашты.
14 апрель көнне Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында "Рәсәйнең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" Бөтенрәсәй конкурсының җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасының, Башкортстан, Ростов, Воронеж, Липецк, Белгород, Әстерхан, Кемерово өлкәләренең, Краснодар, Ставрополь һәм Хабаровск крайлары муниципаль берәмлекләр вәкилләренә сыйфатлы яшәү мохитен булдыру һәм төзеклек дәрәҗәсен күтәрү эшләренә зур өлеш керткән өчен бүләкләр тапшырылды.
2017 елның 26 апрель көнне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ 22-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә "ВолгаСтройЭкспо" кысаларында " Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм куллану " темасына багышланган төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен семинар-киңәшмә оештыра.