Алабуганың 17 йортында капиталь ремонт 50 процентка башкарылган

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Алабугада торак йортларга капиталь ремонт ясау буенча программа тулы куәтенә алып барыла һәм төзүчеләр хәтта графикны узып эшлиләр. Бу хакта ТКХ Департаментында сөйләделәр. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр сүзләре буенча, планлаштырылган 32 йорттан 17сендә эш башланган һәм ул уңышлы дәвам иттерелә, бу йортларда башкарыласы күләмнең инде 50 проценты үтәлгән. Программа кысаларында йорт эче инженерлык системаларына: җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләренә ремонт ясала, түбә һәм йортның алгы өлеше яңартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International