Буа районында башкарма комитеты бинасын ачу тантанасы булды

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районында республиканың авыл җирлекләре Советлары биналарын капиталь ремонт программасы кысаларында Яңа чәчкап авыл җирлеге Башкарма комитетының бинасын капиталь ремонттан соң ачу тантанасы булды. Чара Буа районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илдар Еремеев катнашында узды. Ачу тантанасында шулай ук районның авыл җирлекләре башлыклары, ҖЧҖ "Авангард" авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкилләре һәм халык катнашты. Тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, кунаклар кабинетларда ясалган капиталь ремонтлау белән таныштылар, "Строймир" ҖЧҖ подрядчы оешма башкарылган эшкә югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International